news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эльмира Зарипова социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хезмәттәшләрен һәм социаль тармак ветераннарын Социаль хезмәткәрләр көне белән тәбрик итте.

Ул билгеләп үткәнчә, социаль хезмәткәрләр үзләрен башкаларның проблемаларын хәл итүгә багышлый, аеруча мохтаҗлар – өлкәннәр, балалар, күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр, ветераннар һәм инвалидларга ярдәм кулы суза.

Бүген Татарстанда әлеге тармакта 9,6 меңгә якын кеше хезмәт куя. 114 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе уңышлы эшләп килә.

«Социаль хезмәткәрләрнең эше җиңел түгел, әмма аларның һәркайсы үзе опекага алга кешеләр өчен дус, якын һәм ышанычлы кеше булырга тырыша. Авыр тормыш хәлендә калган татарстанлылар күп яктан социаль хезмәткәрләрнең ярдәмчеллеге, кайгы-хәсрәтне уртаклашуы аркасында кыенлыкларны җиңү өчен үзләрендә көч таба», - дип искәртте Зарипова.

Министр социаль хезмәткәрләргә үз көчләрен биргән, белемен һәм вакытын багышлаган эштән шатлык һәм канәгатьлек алуларын, сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot