Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эльмира Зарипова: Рөстәм Миңнеханов социаль тармакка зур игътибар белән карый
Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның социаль тармакка зур игътибар белән каравын билгеләп үтте.
Бу хакта ул Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның вазифага керешү тантанасы алдыннан сөйләде.
«Бүген – тарихи, мөһим вакыйга. Быел без Татарстан тарихында беренче тапкыр Рәисне сайладык. Бүген республика халкы өчен бик дулкынландыргыч көн. Бүген без үзебез өчен үсеш юлын билгелибез.
Рөстәм Нургали улы гади кешеләрнең ничек яшәгәнен белә. Халыкка социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләсе, социаль яклау аның өчен беренче чиратта тора. Ярдәмгә мохтаҗ булучыларга ярдәм чаралары дәвам итәр дип ышанабыз.
Рөстәм Нургали улы социаль тармакка зур игътибар белән карый, кешеләрнең тормыш шартларын яхшыртуга зур игътибар бирә», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз