Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эльмира Зарипова: Республикада ун ел эчендә күп балалы гаиләләр саны бермә-бер арткан
Татарстанда гаиләләргә күрсәтелә торган ярдәм чаралары нәтиҗәсендә, республикада күп балалы гаиләләр саны бермә-бер артуы күзәтелә. Соңгы ун ел эчендә аларның саны 2,5 тапкырга арткан.
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
2013 ел башына 24 меңнән артык күп балалы гаилә булса, бүген 58 мең 800 күп балалы гаилә исәпләнә. Аларда 187 мең бала тәрбияләнә.
«Гаиләнең дәүләт һәм җәмгыять үсешендә мөһим ролен исәпкә алып, былтыр Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, күп балалы гаилә статусы расланды. Олы балага 18 яше тулганчы яки уку йортында көндезге бүлектә укучы балага 23 яше тулганчы, гаилә күп балалы булып исәпләнә», – дип белдерде Эльмира Зарипова.
Ул күп балалы гаиләләргә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарының 30шар проценты күләмендә субсидияләр, даруларга субсидия, уку йортында белем алучы 23 яшькә кадәр балаларга транспортта йөрү өчен айлык субсидия бирелүен билгеләп узды.
«Күптән түгел Дәүләт Советы депутатлары кабул иткән закон буенча, субсидия натураль ташламага алмаштырылган – дарулар табиб рецепты буенча бушлай бирелә», – диде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз