Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эльмира Зарипова махсус операциядә катнашучыларны реабилитацияләү турында сөйләде
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга социаль реабилитация һәм абилитациянең киңәйтелгән чаралары тәкъдим ителә. Бу хакта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Интерфакс» агентлыгына биргән интервьюсында сөйләде.
Аның сүзләренчә, хәрби хәрәкәтләрдә инвалидлык алган кешеләр барлык төрдәге социаль хезмәтләрне — стационар, ярымстационар һәм өйдә күрсәтелә торган хезмәтләрне — чиратсыз һәм бушлай ала ала.
Реабилитация Казанда, Яшел Үзәндә, Чаллыда, Баулыда һәм Әлмәттә урнашкан биш махсуслашкан үзәктә, шулай ук Аксубай, Балтач, Мамадыш, Түбән Кама һәм Сарман районнарындагы комплекслы үзәкләрнең биш социаль-реабилитация бүлекчәсендә үткәрелә. Тернәкләндерү курслары 15тән алып 45кә кадәр эш көне дәвам итә һәм һәр катнашучының индивидуаль ихтыяҗларыннан чыгып билгеләнә.
Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучылар сәламәтлек саклау учреждениеләрендә медицина реабилитациясе үтәргә һәм Социаль фонд аша санаторийга юлламалар алу мөмкинлегенә ия. Алар өчен реабилитологлар гына түгел, психологлар һәм мотивация бирүчеләр ярдәме дә каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз