news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмира Зарипова Мәскәү күргәзмәсендә: Өлкәннәр белән эшләүдәге технологияне күрсәтәбез

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) уза торган Татарстан көне кысаларында өлкәннәр, даими ярдәмгә мохтаҗлар белән эшләүдә тормышка ашырыла торган технологияләрне күрсәтүен әйтте.

«Республикабызның байлыгының бер өлеше – өлкән буын кешеләренең хезмәте. Бүгенге көндә «Демография» илкүләм проекты кысаларында «Өлкән буын» дип исемләнгән аерым федераль проект бар. Бу күргәзмәдә без үз экспозициябезне тәкъдим итәбез. Өлкәннәр, даими ярдәмгә мохтаҗлар белән эшләүдә тормышка ашырыла торган технологияләрне күрсәтәбез. Волонтерларыбызның остаханәсе эшли. Әлеге республика мастер-классларын алар интернат-йортларда мәктәп укучылары, балалар һәм өлкәннәр өчен үткәрәләр», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, күргәзмә программасында пенсионерлардан торган иҗат коллективы да катнаша. «Алар – «Балкыш» республикакүләм иҗат фестивале лауреатлары. Концерт программасын тәкъдим итәләр, тамашачыларга татар, рус халык җырларын бүләк итәчәкләр. Коллективта 70 яшьтән өлкән яшьтәге кешеләр бар», - дип ачыклык кертте ул.

«Байлар Сабасы, Минзәлә, Алабугадан килүчеләр татар түбәтәйләре, төрле декоратив иҗат әйберләрен ясау буенча мастер-класслар үткәрә. Без барлык кешеләрне безнең стендка чакырып калабыз», - диде Эльмира Зарипова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100