Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эльмира Зарипова күп балалы гаиләне Әниләр көне белән котлады
Казанның Вознесенское бистәсендә яшәүче Гүзәл һәм Марат Фазылҗановлар биш бала тәрбияли. Әлеге гаиләдә тәрбияләнүче балалар – математика, физика, информатика һәм биология буенча мәктәп олимпиадалары призерлары, алар шулай ук вокал һәм хореография белән мавыга.
Хәзерге вакытта күп балалы әнине «Ана даны – Материнская слава» медале белән бүләкләү турындагы мәсьәлә карала. Әниләр көне алдыннан ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова зур һәм дус гаиләдә кунакта булды.
«Бүген без Гүзәл һәм Марат гаиләсендә кунакта. Гүзәлнең ике югары белеме бар, ул югары уку йортын кызыл диплом белән тәмамлаган, юрист булып эшли. Һәм эше җитди булуга да карамастан, биш бала тәрбияли. Чөнки янында Марат бар. Әгәр хатын-кызның шундый яхшы терәге бар икән, ул чагында балалар да туа, гаилә дә бәхетле һәм барысы да яхшы була. Барлык әниләргә гаиләләрендә һәрвакыт тәртип, уңайлылык, изгелек, мәхәббәт тантана итүен телим», - диде Эльмира Зарипова.
Әлеге гаиләдә тәрбияләнүче балалар олимпиадаларда даими катнаша һәм җиңә. Дамир – физика буенча Казанның ачык шәһәр олимпиадасы призеры, ул математика буенча «Ломоносов» мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этапларында, физика буенча Бөтенсебер ачык мәктәп укучылары олимпиадасында, математика, физика һәм информатика буенча КФУ төбәкара фән олимпиадаларында катнашкан. Фәрхәт – биология буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабы призеры, ә Азалия кече яшьтәге мәктәп балалары өчен математика буенча республика олимпиадасында җиңгән.
Музыкаль белемгә ия Гүзәл Илдус кызы балаларын фортепианода уйнарга өйрәтә, аларда сәнгатькә мәхәббәт уята. Кызлар «Лето» мәктәп ансамблендә җырлый, гитарада уйнарга өйрәнә. Шулай ук вокал һәм хореографиядә иҗади казанышлары өчен грамоталар һәм дипломнар белән бүләкләнгәннәр.
«Әниләр көне – искиткеч бәйрәм. Безнең һәркайсыбызның әнисе бар. Әни – гаилә җылысын булдырган, безгә тормыш бүләк иткән кеше. Ул безне гаиләдә берләштерә, беренче сүзләр өйрәтә. Һәркемнең беренче сүзе – әнидер, мөгаен. Гаиләдә әни кеше – йорт учагын саклаучы. Әниләр безне туган телгә, гореф-гадәтләр һәм йолаларга өйрәтә», - дип искәртте Эльмира Зарипова.
Ул Фазылҗановларга чәй сервизы бүләк итте һәм республикадагы барлык аналарны Әниләр көне белән котлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз