news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмира Зарипова күп балалы гаиләләрне бүләкләү программалары белән таныштырды

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова күп балалы гаиләләрне бүләкләү программасы турында искәртте.

«Безнең республикада мораль яктан ярдәм итү чаралары да каралган. Шуны төгәл беләбез: балаларны акча өчен алып кайтмыйлар. Биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр бар. 2000 елдан бирле әниләрне «Ана даны» медале белән бүләклибез. Ә 2022 елдан башлап, җидедән артык бала тәрбияләнүче гаиләнең абруен ныгыту максатыннан, «Ата-ана батырлыгы» медале белән бүләклибез. Бу гаилә абруен сакларга мөмкинлек бирә. Анда акчалата бүләк каралган», - диде ул «Татар-информ»га Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) узучы Татарстан көне кысаларында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100