news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эльмира Зарипова Кукмарада яшәүчеләрнең сорауларына җавап бирде

Эльмира Зарипова Кукмарада яшәүчеләрнең сорауларына җавап бирде
Фото: http://kukmor-rt.ru/

Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Кукмарага эш сәәфре кысаларында гражданнарны кабул итте. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителә.

Сорауларның берсе «Хезмәт ветераны» исемен алуга кагылышлы иде. Ир-атның гомуми эш стажы 45 ел, юбилей, муниципаль бүләкләре, Рәхмәт хатлары бар.

«Хезмәт ветераны» исемен алу өчен билгеле бер стаж, ул сезгә туры килә, шулай ук дәүләт бүләкләре һәм ведомствоның аерым билгеләре булуы кирәк. Әмма сезнең андый бүләкләрегез юк. Шуңа күрә, исем бирелмәү законга туры килә», — дип аңлатты министр.

Шулай ук эшкә урнашу, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләүне компенсацияләүгә кагылышлы сораулар бирелде.

Район халкы белән очрашудан соң Эльмира Зарипова министрлыкка караган учреждениеләр эшчәнлеге белән танышты, «Шәфкать» тернәкләндерү реабилитация үзәге хезмәткәрләре һәм анда йөрүчеләр белән аралашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot