news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эльмира Зарипова эшчеләргә ихтыяҗ кичергән һөнәри тармакларны атады

Вакансияләрнең 42 проценты җитештерү тармагына, 13 проценты төзелешкә, консалтинг һәм транспортка алтышар процент, сәламәтлек саклау, мәгариф тармакларына дүртәр процент, азык-төлек сәнәгатенә өч процент туры килә.

Эльмира Зарипова эшчеләргә ихтыяҗ кичергән һөнәри тармакларны атады
https://prav.tatarstan.ru

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда эшчеләргә ихтыяҗ кичергән һөнәри тармаклар билгеле. Аларны Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова атады.

«Вакансияләр базары көннән-көн арта. Төзелеш, авыл хуҗалыгы, сәнәгать җитештерүе тармаклары эшен туктатып та тормады. Дөрес, кунакханә, ресторан бизнесы, берәмле һәм күпләп сәүдә юнәлешләре берникадәр кысылды, ләкин алар да бүген персонал җыя башлады», — диде министр.

Вакансияләрнең 42 проценты җитештерү тармагына, 13 проценты төзелешкә, консалтинг һәм транспортка 6 шар процент, сәламәтлек саклау, мәгариф тармакларына 4 әр процент, азык-төлек сәнәгатенә 3 процент туры килә.

Эшче һөнәрләргә тукталсак, монтажчыга уртача 68 мең сум хезмәт хакы түләргә әзерләр. Бетончы, арматурачының уртача хезмәт хакы 45 мең сум, ташчыныкы 40,5 мең сум. Полиция хезмәткәренең уртача эш хакы 26 мең сумнан артык, автомобиль йөртүченеке 33 мең сум. 

Идел буе округындагы 14 төбәк арасында Татарстан эшсезлек дәрәҗәсе буенча 11 нче урында. 

«Работа в России» порталында эш белән тәэмин итүчеләрдән 40 меңнән артык вакансия кертелгән. Татарстанда бер вакансиягә ике эшсез туры килә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot