Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эльмира Зарипова: Эш урынында бәхетсезлек очрагының төп сәбәбе — биеклектән егылу
Авыл хуҗалыгы һәм транспорт тармагында эш урынында имгәнү очраклары 80 процентка кимегән.
(Казан, 3 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Эш урынында имгәнү һәм бәхетсезлек очракларының өчтән бер өлеше биеклектән егылу белән бәйле.
«Бәхетсезлек очракларының, гадәттә, утыз проценты биеклектән егылу белән бәйле. Очракларның якынча 20 проценты юл-транспорт һәлакәте сәбәпле була», — дип сөйләде Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Аның сүзләренчә, бәхетсезлек очраклары, нигездә, эшкәртү, төзелеш, файдалы казылмалар чыгару тармагына туры килә.
Авыл хуҗалыгы һәм транспорт тармагында эш урынында зыян күрү очраклары 80 процентка кимегән. «Бу — системалы рәвештә даими эш нәтиҗәсе», — ди министр.
Зарипова Түбән Каманың сәнәгать зонасында булган очракны мисал итеп китерде. 35 яшьлек ир-атның индивидуаль саклык чаралары булган, әмма ул аяк астында тотрыксыз конструкция булган, ул биеклектән егылып төшкән. Икенче очракта ир-ат абынган һәм башы белән металл конструкциясенә бәрелгән һәм вафат булган. Ул башына каска кигән, әмма аны эләктермәгән булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз