news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмира Зарипова: Дөньяда ана мәхәббәтеннән дә мөһимрәк һәм кыйммәтлерәк нәрсә юк

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Әниләр көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Әниләр көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.

“Ике дистә ел дәвамында ноябрьнең соңгы якшәмбесендә илебездә иң якты, игелекле һәм якты бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм хатын-кызның иң игелекле миссиясен – ана булу бөеклеген гәүдәләндерә, чөнки нәкъ Әни кеше үз баласына мәхәббәт, назын бирә, аямыйча гомере буе саклап, кайгыртып килә.
Хатын-кыз җәмгыятнең рухи кыйммәтләрен һәм әхлакый идеалларын саклауда зур роль уйный. Шуңа күрә, Татарстанның социаль сәясәтендә өстенлекле булып аналарның абруен күтәрү, балалар тәрбияләү өчен иң яхшы шартлар тудыру тора.

Беренче урында ана һәм бала сәламәтлеген саклау хезмәтен камилләштерү тора. Туучылар санын арттыруга һәм уңайлы шартлар тудыру үз нәтиҗәләрен китерә – агымдагы елның 10 аенда Татарстанда 40 737 бала туу теркәлгән.

Зур игътибар сәламәтлек саклауның беренчел звеносына бирелде. 2017-2018 елларга амбулатор-поликлиника учреждениеләрендә капиталь ремонт үткәрү программасы кысаларында республикабызда барлык поликлиникаларын заманча җиһазландыру һәм капиталь ремонтлау планлаштырыла. Медицина учреждениеләрен яңартуга республика бюджетыннан 7,5 миллиард сум бирелде.

Моннан тыш, Татарстан Республикасының балалар бакчаларын төзү һәм капиталь ремонтлау эше алып барыла. Соңгы берничә ел эчендә генә 45 меңнән артык яңа мәктәпкәчә яшьтәге балаларга урыннар булдырылды. Шулай ук 2012 елда Татарстанда гомуми белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау программасы эшли. Ел саен аны гамәлгә ашыру өчен 2,5 миллиард сум күләмендә финанс чаралары бүленеп бирелә.

Балалы гаиләләргә төрле социаль ярдәм чаралары күрсәтелә. Моннан тыш, социаль куркыныч хәлдә булган һәм авыр тормыш хәлендә калган гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү эше системалы рәвештә төзелгән.

Халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру декрет ялында булган хатын-кызларга хезмәт базарында ихтыяҗы зур булган һөнәрләр буенча һөнәри укулар узарга мөмкинлек бирелә. Соңгы өч елда өч меңнән артык хатын-кыз әлеге мөмкинлектән файдаланды.

Шунысын онытмыйк, дөньяда ана мәхәббәтеннән дә мөһимрәк һәм кыйммәтрәк нәрсә юк. Бүген безнең барыбызның да әниләргә хөрмәтебезне белдерергә, аларга рәхмәт сүзләре җиткерергә мөмкинлегебез бар. Ятим, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны тәрбиягә алган аналар аерым рәхмәт сүзләренә лаек.

Чын күңелдән барлык аналарга нык сәламәтлек, уңышлар, иминлек һәм, әлбәттә, гади хатын-кыз бәхете телим. Йортларыгызда һәрчак татулык хөкем сөрсен, балаларыгыз бары тик сөендереп торсын!" – диелгән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры котлавында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100