news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмира Зарипова Чүпрәледә «Җылы йорт» приютында булды, гражданнарны кабул итте

Эльмира Зарипова Чүпрәледә «Җылы йорт» приютында булды, гражданнарны кабул итте
Фото: https://chuprale-online.ru

Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Чүпрәле районында булды. Министрның эшлекле сәфәре «Җылы йорт» социаль приютында булудан башланды. Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров белән Эльмира Зарипова приютта тәрбияләнүчеләрнең яшәү һәм туклану шартлары белән танышты. Бүгенге көндә биредә төрле яшьтәге 28 бала яши. Бу хакта «Туган як» сайтында Гөлия Фәизова яза.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова балаларның ялын, эш белән тәэмин ителешен тикшерде.

Эльмира Зарипова шулай ук балалар белән аралашты. Иҗади дәрес вакытында балалар үзләренең хыяллары, мавыгулары, үскәч кем булырга теләүләре турында сөйләде.

«Балалар безнең киләчәгебез. Һәм без аларга иң яхшы шартлар тудырырга - уңайлылык һәм җылылык булдырырга, игътибар һәм кайгыртучанлык бирергә тиеш, – диде министр.

Аннары Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова район башлыгы Марат Гафаров белән шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100