news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмира Зарипова: Быелдан социаль контракт төзегәндә пай җирләре исәпкә алынмый

Быел үз эшен ачарга теләүчеләр өчен социаль контракт күләме, ике тапкыр артып, 150 мең сумга кадәр җиткән.

Эльмира Зарипова: Быелдан социаль контракт төзегәндә пай җирләре исәпкә алынмый
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова фәкыйрьлектән чыгу өчен социаль контракт төзегәндә быелдан пай җирләре исәпкә алынмавын әйтте.

«Быелдан без кешенең милек белән тәэмин ителеш дәрәҗәсен бәяләгәндә аның пай җирләрен исәпкә алмыйбыз. Социаль контракт шартларында кешегә дәүләт ярдәме билгеләгәндә әлеге җирләр исәпкә алынмаячак. Бу социаль контракт төзүгә дәгъва итә алучылар даирәсен киңәйтә. Өстәмә меңләп кеше социаль контракт системасында катнаша алачак», — диде Эльмира Зарипова ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Былтыр аз керемле алты йөзгә якын кешенең социаль контракт төзү өчен язган гаризасы пай җире булу сәбәпле кире кагылган. Бу мәсьәлә халык җыеннарында еш күтәрелгәч, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кешенең милек белән тәэмин ителеш дәрәҗәсен бәяләгәндә пай җирен исәпкә алмаска дигән йөкләмә биргән.

«Социаль контракт — ул фәкыйрьлекне киметү инструментларының берсе булып тора. Авыр тормыш шартларыннан чыгу максатларында кеше белән социаль яклау органы арасындагы шартнамә төзелә», — диде Эльмира Зарипова.

Министр сүзләренчә, социаль контракт төзелгән очракта, эшсез кешегә эш эзләү вакытына яшәү минимумы күләмендә 9 айга кадәр пособие түләнә (2022 елда 10756 сум). Үз эшен башлап җибәрергә теләгән кешегә пособие 12 айга каралган. Авыр тормыш хәленнән чыгу, мәсәлән, дәвалану, алкогольгә бәйлелектән котылу өчен социаль контракт алты айга төзелә, ягъни ярты ел буе пособие түләнә. Социаль контрактны кереме яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләр генә төзи ала.

«Быел үз эшен ачарга теләүчеләр өчен социаль контракт күләме, ике тапкыр артып, 150 мең сумга кадәр җитте. Җиһазлар, чимал яки кирәкле материаллар сатып алу өчен 150 мең сум — яхшы мөмкинлек. Үз эшеңне башлап җибәргәч, эшмәкәрлекне үстерү буенча башка дәүләт программаларына да керергә мөмкин булачак», — диде Эльмира Зарипова.

Министр сүзләренчә, социаль контракт төзү өчен социаль яклау органнарына гариза язарга кирәк. Гаризаны шулай ук күпфункцияле үзәк, яисә дәүләт хезмәтләре порталы аша юлларга мөмкин. Керемне, мөлкәтне раслаучы документлар тупларга кирәк түгел, чөнки мондый мәгълүмат дәүләт органнарында бар.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел 4 февральгә 324 социаль контракт төзелгән. Шуларның 272се — эшкә урнашуга, 13е — шәхси эшмәкәрлекне гамәлгә ашыруга, берсе — шәхси ярдәмче хуҗалыкны булдыруга, 38е — авыр тормыш хәленнән чыгуга. 2021 елда Татарстанда барлыгы 8 428 социаль контракт төзелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100