news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмира Зарипова Азнакайның Актүбә бистәсендә картлар һәм инвалидлар йортында булды

Эльмира Зарипова Азнакайның Актүбә бистәсендә картлар һәм инвалидлар йортында булды
Фото: http://aznakaevo-rt.ru/

Бүген Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Азнакай районына эш сәфәре кысаларында Актүбә бистәсенең картлар һәм инвалидлар йортында булды. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин озатуында Эльмира Зарипова биредә тәрбияләнүчеләр белән аралашты, алар өчен булдырылган шартлар белән танышты, яңа бүлмәләрне карады.

Җитәкчеләр шушында яшәүчеләр һәм бистә үзешчәннәре көче белән әзерләнгән бәйрәм концертын карады, өлкәннәрне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады.

- Биредә бик көчле, бердәм коллектив эшли. Киләчәктә дә исән-сау булып, иминлектә, сәламәтлектә яшәргә язсын барыгызга да, - диде Эльмира Зарипова. - Без шулай ук һәрдаим ярдәмнәре өчен шәхсән район башлыгы Марсель Шәйдуллинга, «Татнефть» коллективына да рәхмәтлебез.

Җитәкчеләр биредә яшәүчеләргә кышкы спорт киемнәре дә бүләк иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100