Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эльмира Зарипова авылларда бала табучыларга дәүләттән түләүләр икеләтә артканын искәртте
ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Татарстанда авыл җирендә бала тапкан хатын-кызларга республикада гамәлгә ашырыла торган программа буенча дәүләттән түләүләр ике тапкыр артканын искәртте.
Бу хакта ул Татарстан Дәүләт Советы утырышында «Демография сәясәтен гамәлгә ашыру» темасына «Хөкүмәт сәгате»ндә сөйләде.
Эльмира Зарипова 2026 елда республика бюджетында балалы гаиләләргә ярдәм итүгә 30,6 миллиард сум акча каралганын әйтте.
«Татарстанда уникаль ярдәм чаралары бар. Авыл җирендә даими яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр программасы гамәлгә ашырыла: 25 яшькә кадәр беренче бала туганда – 50 мең; 29 яшькә кадәр өченче бала туса – 100 мең сум. Быелдан бу түләүләр ике тапкыр арттырылды. Бу чараларның нәтиҗәсе бар. Әлеге түләүне алган 16,4 мең хатын-кыз арасында һәр бишенчесе (18 проценты) 29 яшькә кадәрге күп балалы әни булды», – дип белдерде Эльмира Зарипова.
Быелдан, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән, беренче бала туганда ярдәм күләме 100 мең сумга кадәр арттырылды. 29 яшькә кадәр өченче баласы дөньяга килгән әни кешегә ул 200 мең сумга кадәр җиткерелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз