news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмира Зарипова 3-7 яшьлек кайбер балаларга ни өчен пособие түләнмәвен аңлатты

Пособиегә гариза белән мөрәҗәгать иткән гаиләләрнең 38 проценты кире кагылган.

Эльмира Зарипова 3-7 яшьлек кайбер балаларга ни өчен пособие түләнмәвен аңлатты
архив/Рамиль Гали

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2020 елның 1 июненнән 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балаларга айлык түләүләр билгеләнә. Татарстанда бу акчалар 27 меңнән артык кешегә күчерелгән. Тик бу пособиене алу өчен билгеле бер чикләүләр бар, шул сәбәпле ул гариза язган барлык гаиләләргә түләнмәгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова аңлатты.

Пособиегә җан башына кереме Россия субъектында билгеләнгән яшәү минимумыннан — 9450 сумнан кимрәк булган һәм милек күләме зур булмаган гаиләләр өмет итә ала. Аларга 4686 сум күләмендә пособие түләнә.

Эльмира Зарипова әйтүенчә, пособиегә гариза белән мөрәҗәгать иткәннәрнең 38 проценты кире кагылган. Министр 3-7 яшьлек балалары булган гаиләләргә пособие түләнмәү гаиләнең керем күләме тиешле чиктән артыграк булу яки дөрес булмаган белешмәләр бирүгә бәйле булганын әйтте. Димәк, мондый гаиләләрнең җан башына кереме 9 мең 450 сум гына түгел.

«Милек ягыннан да чикләүләр бар. Әгәр, әйтик, кешенең ике фатиры булса, машинасы өч елдан да „яшьрәк“ булса, каяндыр тагын өстәмә акча керүе көн кебек ачык», — диде Эльмира Зарипова. Татарстанда торак нормативы 40 квадрат метр тәшкил иткәнен әйтте.

«Дөрес булмаган мәгълүматлар да очрый. Без үз практикабызда, бәлки, беренче тапкыр шундый массакүләм күренешкә юлыкканбыздыр әле. Яшерен керем булса, ул барыбер күренә. Икенче киң таралган хата — башка кешенең счетын күрсәтү. Гаризаны баланың әнисе яза икән, иренеке яки әнисенеке түгел, гариза язучыга рәсмиләштерелгән счет күрсәтелергә тиеш. Юкса, система кире борырга мөмкин», — диде Эльмира Зарипова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100