news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмира Закирова: Бүгенге көндә журналистларга тәҗрибә алмашу, аралашу җитми

«Аналитика юк, проблемалы язмалар сирәк. Халыкны укымаска өйрәтеп бетерәбез кебек тоела», - диде журналист.

Эльмира Закирова: Бүгенге көндә журналистларга тәҗрибә алмашу, аралашу җитми
Солтан Исхаков

Журналист, «Сөембикә» журналының әдәби мөхәррире Эльмира Закирова фикеренчә, журналистларга тәҗрибә алмашу, аралашу җитми.

«Элеккеге елларда журналистларны Мәскәү, Петербург редакцияләренә җибәрү була иде. Өйрәнеп, тәҗрибә туплап кайталар, офыклары киңәя. Үзе бер мәктәп бит ул! Исемнәре билгеле атаклы журналистлар мастер-класслар уздырсын иде. Фикерләре, язу стиле, эш тәртибе... Барысы да кызык. Журналистлар бер-берсенең язмалары белән танышып бармый, һәркем үз казанында кайный, нәтиҗәдә, анда да, монда да – бер үк вакыйгалар, бер үк геройлар», - диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Эльмира Закирова журналист, профессия булудан бигрәк, яшәү рәвеше ул дип саный. «Журналист эше миңа дөньяда иң шәбе тоела! Син – һәрчак яңалыклар, вакыйгалар үзәгендә. Син – туктаусыз эзләнүдә. Ерак юллар, кызыклы кешеләр белән очрашу-аралашулар, редакциядә генә була ала торган үзенә бер мохит», - диде ул.

«Аналитика юк, проблемалы язмалар сирәк. Халыкны укымаска өйрәтеп бетерәбез кебек тоела. Тирән эчтәлекле язмаларны укый алмый башладылар бит. Аның өчен белем дә, әзерлек тә кирәк. Берничә шәп юл язар өчен, өч тәүлек буе йокламау турында ишеткәнегез бармы? Таң буе йокламыйча язып, соңгы ноктаны куйгандагы рәхәтлекне инде бернәрсә белән дә алыштырып булмый», - диде журналист.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100