news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмира Сөләйманова белән хушлашырга килгән Дәниф Шәрәфетдинов елап җибәрде

Эльмира Сөләйманова белән хушлашырга килгән Дәниф Шәрәфетдинов елап җибәрде
Салават Камалетдинов

Бүген Чаллыда җырчы Эльмира Сөләйманованы соңгы юлга озаталар. Бу минутларда ул яшәгән йорт янына аны яраткан тамашачылар җыела. Җырчы Дәниф Шәрәфетдинов Эльмира Сөләйманова турында сөйләгәндә күз яшьләрен тыеп тора алмады.

«Югалту дигән сүз белән генә чикләнү авыр. Ул минем өчен бик якын кеше иде, безнең гаилә дустыбыз иде. Егерме ел элек гастрольләргә чыгып киткәндә танышкан идек. Яшь кыз иде, бик тырыш. Бер эштән дә курыкмады. Аннан соң зур сәхнәләргә чыккач, ул мине искә алып,  һәрвакытта миңа ярдәм кулы сузып килде. Шуңа бик зур рәхмәтлемен. Туганнарына сабырлык. Тамашачыларга әйтер сүзем бар – искә алган саен, Эльмира Наил кызын догалар белән искә алыйк. Урыны җәннәттә булсын. Гел уйламадым Эльмираны җирләрбез дип», –  диде Дәниф Шәрәфетдинов һәм үксеп елап җибәрде.

«Аллаһ Тәгалә биргән гомерне яшибез. Кемгәдер кырык, кемгәдер илле, кемгәдер сиксән, кемдер йөзгә кадәр яши. Эльмирабыз, кырыгын тутырып, безнең белән саубуллашты, арабыздан китеп барды, туганнарының, балаларының, тормыш иптәшенең авыр кайгысын уртаклашабыз. Авыр туфрагы җиңел булсын, урыны җәннәттә булсын», – диде җырчы Ринас Әхмәтов.

«Бу безнең өчен генә түгел, бөтен Татарстан өчен зур югалту. Киткәннәр китә дә бара, калганнарга сабырлык, исән-имин гомер белән яшәргә насыйп булсын. Иренә, әнисенә, балаларна – бәгырькәйләремә сабырлык. Зур югалту барыбыз өчен дә», – диде Чаллы артисты Сәрия Нәбиуллина.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100