news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмира Шәрифуллинаның «Алма апа» китабы чыкты

Язучының төрле елларда иҗат ителгән проза һәм сәхнә әсәрләре бер җыентыкка тупланган.

Эльмира Шәрифуллинаның «Алма апа» китабы чыкты
Рамил Гали

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Танылган шагыйрә, язучы Эльмира Шәрифуллинаның «Алма апа» дип аталган яңа китабында төрле елларда иҗат ителгән проза һәм сәхнә әсәрләре туплап бирелгән.

Яңа басма Татарстан китап нәшриятында чыккан. Бу турыда нәшриятның социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Авторның тирән психологик кичерешләр белән сугарылган повесть һәм хикәяләре, эсселары һәм шигъри тел белән язылган пьесалары укучы күңеленә хуш килер, гыйбрәт алырга, тормыш тәҗрибәсе тупларга ярдәм итәр дигән өметтә калабыз», диелә бу хәбәрдә.


«Инетртат» сайтына биргән интервьюда Эльмира Шәрифуллина татар әдәбиятында хатын-кыз язучыларга мөнәсәбәт, Фаил Шәфигуллин белән 14 кенә ел яшәп калган гомер, трагедия булган 1982 ел турында сөйләгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100