Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эльмира Каюмова: Мишәр татарларының халык иҗаты бик хасиятле
Мишәрләр бәетләрне, такмакларны лирик озын җыр сыман, моңсу һәм сузып башкара, ди сәнгать галиме.
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Картлар яшьләрне еш кына гарәп йогынтысына кереп китүдә гаепли, диде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Каюмова.
“Без галимнәр буларак, фәнни сәяхәткә чыккач, респондентларны яздырганда: "Сез болай йә тегеләй эшләгез", – дип әйтә алмыйбыз, – ди Эльмира Каюмова. – Халык ничек әйтә, шулай яздырып, теркәп куябыз. Халык арасында да шундый бәхәс бара: картлар яшьләрне еш кына гарәп йогынтысына кереп китүдә гаепли. “Матурын матур, әмма күңелебезгә ятышлы түгел. Татарларның үз моңы бар”, – диләр. Менә бу фикерләрне дә без теркәп кенә куябыз. Әлбәттә, шәхсән үзем, безнең традицияләрнең дәвам ителүен телим. “Коръән әйтүдә халык традицияләре дискын чыгаруның максаты – фәнни хезмәткәрләр өчен генә түгел. Мөселман укыту йортларында – Болгар Ислам академиясе, Россия Ислам институты, мәдрәсәләрдә әлеге җыентык белән таныштырсалар, аны дәресләрдә куллансалар бик файдалы һәм барыбыз өчен яхшы булыр иде”.
Исегезгә төшереп узабыз, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгендә Казан татарларының Коръән уку традициясен яктырткан беренче аудиоҗыентык чыккан иде. Аудиоҗыентыкка (ул mp3 форматында) барлыгы 30 мисал керде, шулардан: 29ы – музыкаль үрнәкләр, 1се – башкаручы белән әңгәмә. Дисктан тыш 12 битле китапчык (буклет) та бар. Анда аңлатмалар, фотолар бирелә.
Тиздән аудиоҗыентыкның икенчесе дә чыгачак. Анысы мишәр татарларына нисбәтле булачак. Эльмира Каюмова әйтмешли, мишәр татарларының халык иҗатына күз салсаң, ул бик хасиятле. Менә бу аларның этник үзенчәлеге, Коръән уку үрнәкләрендә дә сизелә. Түбән Новгородка барсаң, Мордовия мишәрләрен яздырсаң, үзебезнең Татарстанда да, аларның җырлары, бәетләре, такмаклары – күпчелек лирик озын җыр сыман, моңсу һәм сузып башкарыла торган әсәрләр. “Әлхәм”не әйткәндә дә, башка сүрәләрне укыганда да шушы омтылыш сизелә. Икенче диск мишәр татарларының төркемендә дини мирасыбызның ничек сакланганын күрсәтәчәк, ди фольклор сәнгате галиме.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз