news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмира Кәлимуллина «Россия» күргәзмә-форумында Татарстан стендын карарга чакырды

Эльмира Кәлимуллина «Россия» күргәзмә-форумында Татарстан стендын карарга чакырды
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Җырчы, «Голос» бәйгесе финалчысы, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында республика стендын карарга чакырды.

«Мин үзем Татарстан Республикасындагы Түбән Камадан <...> һәм горурлык һәм зур хөрмәт белән безнең татар мәдәниятен үзебезнең төбәктә генә түгел, бөтен Россиядә һәм халыкара аренада тәкъдим итәм. Республиканың барлык халыклары дуслыгы һәм бердәмлеген гәүдәләндерүче мөһим чараларны кабул итүе белән горурланам», – диде җырчы.

Исегезгә төшерәбез, «Россия» күргәзмә-форумы 4 ноябрьдә ачылды һәм эшен 2024 елның 12 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Аны бушлай карарга мөмкин, әмма аерым чараларга алдан теркәлү таләп ителә. Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә шулай ук Татарстан стенды урнашкан.

  • Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, масштаблы вакыйга кысаларында республика «Киләчәк Уеннарына кадәр 100 көн» датасына багышланган чаралар үткәрәчәк. Шулай ук күргәзмә-форумга Россия Президенты Владимир Путин да киләчәге дә билгеләп үтелде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100