news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эльмира Кәлимуллина "Язылу бүләк ит" акциясендә катнашты

Татарстанның атказанган артискасы 10 картлар һәм инвалидлар интернат-йортын "Сөембикә" журналына яздырды.

Эльмира Кәлимуллина "Язылу бүләк ит" акциясендә катнашты
Султан Исхаков

(Казан, 13 июнь, "Татар-инофрм", Алексей Анисимов). Татарстан Республикасының Атказанган артискасы, Беренче каналдагы "Голос" проекты финалисты һәм Футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты илчесе Эльмира Кәлимуллина "Язылу бүләк ит" акциясендә катнашты.

Ул 2017 елның икенче яртыеллыгына, Татарстан районнарында урнашкан, 10 интернат-йортны "Сөембикә" журналына яздырды.

Шулай ук, бүген "Язылу бүләк ит" акциясенә "Созвездие-Йолдызлык" фестивале хәрәкәтенең генераль продюссеры, Татарстан Республикасының Җәмәгать палатасы әгъзасы, Россиянең театр әһелләре союзы әгъзасы һәм М. Җәлил исемнедәге дәүләт премиясе лауреаты Дмитрий Туманов һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да кушылды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot