news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмира Кәлимуллина Әлмәттә Нефтьчеләр көнендә чыгыш ясаячак

Концертта танылган фольклор һәм классик композицияләре, шулай ук җырчының татар телендә яңа гына язылган альбомыннан җырлар башкарылачак.

Эльмира Кәлимуллина Әлмәттә Нефтьчеләр көнендә чыгыш ясаячак
Рамиль Гали/архив

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). 31 августта, Нефтьчеләр көнендә, Ленин мәйданында халык һәм кунаклар алдында Татарстанның атказанган артисты, «Голос» проекты финалисты Эльмира Кәлимуллина чыгыш ясаячак. Бу хакта башкаручының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Концертта танылган һәм яраткан фольклор һәм классик композицияләр, шулай ук җырчының татар телендә яңа гына язылган «Рәхмәт сиңа» дип аталган альбомыннан җырлар яңгыраячак (аны цифрлы мәйданчыкларда һәм физик чыганакларда тәкъдим итү якын арада булачак).

«Җырчы фонограммада чыгыш ясамый. Андый чыгышны ул тамашачыларга карата хөрмәт күрсәтү дип санамый», - дип билгеләп үтә җырчы вәкилләре.

Сәхнәгә Эльмира белән бергә берничә номерда Мәскәүнең ир-атлар балет труппасы чыгачак. Анда катнашучылар Эльмира Кәлимуллинаның республика буенча «Төп роль» туры вакытында ук тамашачы күңеленә хуш килгән.

Концерт кичке сәгать биштә башлана.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100