news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмира Кәлимуллина Кызыл мәйданда Россия гимнын башкарган

Эльмира Кәлимуллина Кызыл мәйданда чыгыш ясау дулкынландыргыч булуын сөйләде.

Эльмира Кәлимуллина Кызыл мәйданда Россия гимнын башкарган
Федерация бокса России/Руслан Колесников

(Казан, 23 июль, “Татар-информ”). Татарстанның атказанган артисты, “Голос” финалисты Эльмира Кәлимуллина Россия Бокс федерациясе оештырган Халыкара бокс көнендә чыгыш ясаган. Бу хакта җырчының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эльмира ике көн рәттән чыгыш ясаган. 21 июльдә чараның ачылышында һәм 22 июльдә россияле Федор Чудинов һәм аргентиналы Эзикьель Освальдо Мадерна арасында WBA Continental чемпионы билбавы өчен мөһим көрәш алдыннан Россия Федерациясе гимнын башкарган.

Эльмира Кызыл мәйданда чыгыш ясау дулкынландыргыч булуын әйтте. “Шул ук вакытта иң мөһим һәм тәэсирле көрәш алдыннан Россия гимнын башкаруым белән бик горурланам. Бик нык дулкынландым. Әмма сәхнәгә чыгып берничә мең кешенең миңа кушылып җырлавын күрү – әйтеп бетергесез хисләр. Бездән таралган куәтле энергия Федорга үзенең чемпион титулын сакларга ярдәм иткәндер дип уйлыйм”, - диде Эльмира.

Артистка күптән түгел генә “Баскет-холл”да Федорның һәм Рафаэль Бежаранның көрәше алдыннан да Россия гимнын башкарган иде. 

“Ике көрәш алдыннан да мин сәхнәгә чыктым һәм алар Федор өчен җиңү белән тәмамланды. Мин спортчыларга уңыш китерәм дип уйлыйм”, - диде Эльмира.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100