news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмира Кәлимуллина футбол белән кайчаннан бирле кызыксына башлавы турында әйтте

“Футболның миндә хисләр уятуын аңладым”, - ди чемпионат илчесе.

Эльмира Кәлимуллина футбол белән кайчаннан бирле кызыксына башлавы турында әйтте
Александр Эшкинин

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Футбол буенча дөнья чемпионаты илчесе, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина футболга мәхәббәте турында сөйләде. Футбол белән кайчаннан кызыксына башлавын ул бүген IT- паркта Дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә әйтте.

“Футбол белән 1998 елдан кызыксына башладым. Дөнья чемпионатын да шул вакыттан карый башладым. Ул вакытта, ялгышмасам, чемпион булып Франция калган иде. Әти һәм абый белән карый башладым. Футболның энергетикасы кешегә йога бит. Миңа икәүләшеп футболның нәрсә икәнен аңлата башладылар”, - ди Эльмира Кәлимуллина. Аның әйтүенчә, ул кечкенәдән ишегалдында абыйсы белән туп типкән.

“Футболны яратам, әмма кагыйдәләрен нечкәлекләренә кадәр беләм дип әйтә алмыйм. Футболның миндә эмоцияләр уятуын аңладым. Шуннан бирле футболга мәхәббәт барлыкка килде. “Рубин” белән дус мин. Алар мине Россия Федерациясе гимнын җырларга да чакырган иделәр, шуннан өч тапкыр җиңделәр. Алар мине талисман итеп күрәбез дип тә шаярттылар әле. Тик аннары футбол федерациясе кагыйдәләре үзгәртелде, сезон башында һәм ахырында гына җырлауга күчтеләр», - дип илче футболчылар белән дустанә мөнәсәбәттә булуын турында да сөйләде. Ул, шулай ук, “Барселона” җыелмасы, “Локомотив” командасының күңеленә хуш килгәнен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100