news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмира Кәлимуллина Дөнья чемпионатында үз репертуарыннан татарча җырлар башкарачак

Татарстанның атказанган артисткасы сүзләренчә, безнең сәнгать һәм татар теле – ул Чемпионатның визит карточкасы.

Эльмира Кәлимуллина Дөнья чемпионатында үз репертуарыннан татарча җырлар башкарачак
Ильнар Тухбатов

(Казан, 24 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Республикасының атказанган артисткасы, җырчы, Беренче каналның “Голос” музыкаль телевизион шоу финалисткасы Эльмира Кәлимуллина Дөнья чемпионатында үз репертуарыннан татарча җырлар башкарачак. Җырчы сүзләренчә, безнең сәнгать һәм татар теле – ул Чемпионатның визит карточкасы. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән Дөнья чемпионаты 2018 илчесенең миссиясенә багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

Эльмира Кәлимуллина татар халык җырларын башкарачагын әйтте. “FIFA җанатарлар фестивалендә мин чыгыш ясаячакмын. Без хәзерге вакытта бу хакта сөйләшәбез. Беренчедән, мин татар халык җырлары, татар композиторларының җырларын, арияләр башкарачакмын. Икенчедән, үземнең репертуарымнан да җырларым булачак”, - диде җырчы.

“Татар-информ” хәбәрчесенең чит илләрдән килгән кунакларга иң матур татар җырын яңгырат дисәләр, нинди җырыгызны тәкъдим итәр идегез дигән соравына, Эльмира Кәлимуллина дәү әнием җырлаган “Умырзая” җырын тәкъдим итәм, дип җавап бирде. “Умырзая” һәм “Син сазыңны уйнадың” җырларын тәкъдим итәр идем. Менә бу ике җыр миндә ниндидер хисләр уята. Бу җырларны җырлагач, безнең кунаклар да башка атмосферага, татар халык мохитенә чумалар”, - диде ул.

Эльмира Кәлимуллина татар музыкасы Дөнья чемпионатында яңгырарга лаек, дип саный. “Беренчедән, безнең Казан, безнең Татарстан, безнең мәдәният. Татар музыкасын кунакларга тәкъдим итәргә кирәк. Татар фольклор ансамбле дә, Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле дә - барыбыз да әзерләнәбез. Безнең сәнгать, безнең музыка, безнең татар теле – ул чемпионатның визит карточкасы”, - диде Татарстанның атказанган артисткасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100