news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эльмира Кәлимуллина «Безнең җыр» проекты концертын районнарда күрсәтергә тәкъдим итте

Иҗат лабораториясенең гала-концерты 14 апрельдә Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак.

Эльмира Кәлимуллина «Безнең җыр» проекты концертын районнарда күрсәтергә тәкъдим итте
Владимир Васильев

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина «Безнең җыр» иҗат лабораториясендә туган җырлардан оештырылган концертны бөтен республика буйлап йөртергә кирәк дип саный. Бу хакта ул проект буенча уздырылган матбугат конференциясендә әйтте.

«Бу проект яшәсен өчен анда туган җырларын республиканың бөтен шәһәрләрендә, район үзәкләрендә күрсәтергә кирәк. Без шул вакытта гына катып калган ноктадан кузгала алырбыз. Аны Казанда гына күрсәтү бик аз», - ди Эльмира Кәлимуллина.

«Бер концерт белән генә чикләнеп калмас өчен, безгә зур матди терәк кирәк. Ул барлык мәдәният сарайларының арендасы, тавыш кую аппаратурасы, трансфер. Монда безгә – җырчыларга хезмәт хакы турында сүз бармый. Безнең башка максатыбыз», - диде ул.

«Биредә туган җырларны радио-телевидениедә яңгыратырга, интернетта таратырга кирәк. Безнең җырларыбызны тыңлатасы иде», - диде Эльмира Кәлимуллина.

Гүзәл Сәгыйтова «Безнең җыр» иҗат лабораториясе җырларының телевидениедә күрсәтү буенча сөйләшүләр баруын хәбәр итте.

Иҗат лабораториясенең гала-концерты 14 апрельдә Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак. Башлана — 18.30.

news_right_1
news_right_2
news_bot