news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмира Кәлимуллина белән Эльмир Низамов моноопера чыгарырга хыялланалар

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллинаның концерт туры 15 мартта Казанда башлана.

Эльмира Кәлимуллина белән Эльмир Низамов моноопера чыгарырга хыялланалар
Рамиль Гали

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Эльмира Кәлимуллина белән Эльмир Низамов моноопера чыгарырга хыялланалар. Бу хакта алар бүген «Татар-информ»да үткәрелгән матбугат конференциясендә әйттеләр. Матбугат конференциясе Эльмира Кәлимуллинаның яңа концерт программасына багышланган иде.

“Эльмира өчен моноопера язу идеясе күптән бар. Без бу турыда хыялланабыз. Без әлегә материал эзлибез. Ул Сөембикә темасы да булырга мөмкин, башка сюжетка корылуы да бар”, - диде Эльмир Низамов.

Эльмира Кәлимуллинаның яңа концерт программасында Эльмир Низамов җырлары да бар. Алар бергәләп Мәскәүдә дә, Парижда да концертлар куйдылар.

  • Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллинаның концерт туры 15 мартта Казанда башлана һәм 21 мартта туган шәһәре Түбән Камада тәмамлана. 17 мартта җырчы Чаллыда һәм 20 мартта Әлмәттә чыгыш ясаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100