news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эльмира Хамматова: Экранда үземне беркайчан да яратмадым

Телевидение йолдызы, тапшырулар алып барганда, үзен рульдә утыручы шофер сымак хис иткән.

Эльмира Хамматова: Экранда үземне беркайчан да яратмадым
Султан Исхаков
(Казан, 7 июнь, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Телевидение аша халык хозурына чыга торган кешенең кыяфәте дә, дикциясе дә камил булырга тиеш. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Казан Дәүләт мәдәният институты профессоры, данлыклы диктор, телевидение ветераны Эльмира Хамматова әйтте.
 
“Экранда үземне беркайчан да яратмадым, - ди Эльмира Хамматова. - Үз тапшыруларымны пәрдә артыннан караган кебек кенә күзәтә идем. Үземә карата шулкадәр кырыс, үтә дә таләпчән булганмын, хәзер шуңа шаккатам. Бүген яңадан архивымны барлаганда күзәтәм дә, “бик нормальный булган икән” дигән нәтиҗә ясыйм. Ул вакытта экрандагы кыяфәтемне яратмый идем. Олы буын редакторлар безгә, дикторларга, язып бирәләр, ләкин алар өчен без – сөйләүче, аларның рупорлары идек. Бик белмәсәм дә, авыл хуҗалыгы тапшыруларына да кереп киттем. Күп укырга туры килде. Җиткерәсе материалының үз хуҗасы булырга тиеш ул. Бүгенге көндәге телевидение алып баручылары кебек”.
 
Эльмира Хамматова белән оештырылган әңгәмәне intertat.ru электрон газетасыннан укырга мөмкин. 

news_right_1
news_right_2
news_bot