Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эльмира Гыйльфанова һәм Рафил Җәләлиев: Сайлауларга һәрвакыт гаилә белән барабыз
Җырлы гаилә – Эльмира Гыйльфанова һәм Рафил Җәләлиев «Болгар радиосы» радиостанциясендә узган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында катнашты. Рафил Җәләлиев эфир кысаларында беренче тапкыр тавыш бирүен искә алды.
«Беренче тавыш бирүемне ачык хәтерлим, чөнки анда бүләк бирәләр иде. Нинди бүләк биргәннәрен төгәл хәтерләмим, ләкин сайлау бүлегенә зур дулкынлану хисләре белән барган идем. Беренче тапкыр үземнең туган авылымда тавыш биргән идем, истәлекле вакыйга бит», – дип сөйләде ул.
Эльмира Гыйльфанова сайлауларга һәрвакыт гаилә белән бергә йөрүләрен искәртте.
«Без сайлауларга һәрвакыт зур җаваплылык, дулкынлану хисләре белән барабыз. Бүген дә шулай булачак, җитәкләшеп, гаилә белән бергә тавыш бирергә җыенабыз», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз