Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эльмира Галимова татар халкының тарихи вакыйгаларына нигезләнгән концерт тәкъдим итә
11 сентябрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында композитор, сәнгать фәннәре кандидаты, Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы Эльмира Галимова татар халкының тарихи вакыйгалары һәм эпосларына нигезләнгән «Йөрәккә якын әсәрләр» дип исемләнгән концерт тәкъдим итә.
Концертта яңгыраячак музыкаль әсәрләр татар халкы мирасында зур урын алып торган мәдәни объектлар һәм тарихи вакыйгаларга багышланган.
«Баянчы Айдар Сәлахов «Идел-йорт» баян өчен концертиносын уйнаячак. Әлеге әсәр Идел елгасы буйлап сәяхәт иткәндә күргәннәрдән туган соклану музыкасы. Аны тыңлаганда үзеңне Идел елгасы буйлап сәяхәттә булган кебек хис итәсең. Мин аны теплоходта утырган турист татар халкының мәдәни мирасының барлык истәлекле урыннарын карап, сокланып бара дип күз алдына китердем», – диде Эльмира Галимова.
Тагын бер әсәр Татарстанның иң бөек ноктасы «Чатыр-тау»га багышланган. «Бу иҗатымда иң популяр әсәрләрнең берсе. Ул Азнакайда экспедиция вакытында «Чатыр-тау»га менгәч туды. Шушы сихри музыканы тыңлаганда башка кешеләр дә үзләрен әлеге биеклектә басып торган кебек тойсын өчен тырыштым», – диде композитор. Концертта әсәрне кыл-кубызда Башкорстан республикасының атказанган артисты Зәлия Ганиатуллина башкарачак.
Композитор Эльмира Галимова татар халкының милли музыкасын үстерергә кирәклеген искәртте һәм әлеге мөмкинлек өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына рәхмәт белдерде.
«Әлеге концерт Татарстан Республикасында зур вакыйга булыр дип ышанам. Татар халкының музыкаль мирасын үстерү, аны тарату, тамашачыларга җиткерү турында без кайгыртырга тиеш. Мин милли композиторлар мәктәбе вәкиле буларак, моның өстендә эшлим, әлеге юнәлешне үстерүне үземнең зур бурычым дип саныйм», – диде Эльмира Галимова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз