news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмира Галимова: Музыка юнәлешендә үзенчәлек табу, яңалык кертү – төп омтылышым

Эльмира Галимова: Музыка юнәлешендә үзенчәлек табу, яңалык кертү – төп омтылышым
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Татарстан Фәннәр академиясенең Мансур Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында гыйльми сәркатибе, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмира Галимова музыка юнәлешендә яңалык табып иҗат итүен әйтте.

«Узган елларга әйләнеп карыйм: 200дән артык җыр, 100дән артык күләмле классика юнәлештәге музыкаль әсәрләр язылган. Алар арасында «Сөембикә канаты» арт-операсы һәм «Кол Шәриф» операсы бар. Моннан тыш, алты симфоник картина, өч концерт жанрында язылган әсәрләр, кыл-кубыз һәм симфоник оркестры өчен язылган риваять – «Чатыр-тау» әсәре, камера оркестры өчен «Мегаполис» һ.б. республикабызның татар дәүләт драма театрлары өчен язылган әсәрләр бар. Музыка юнәлешендә үзенчәлек табу, яңалык кертү – минем төп омтылышым», - диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Композитор әсәрләрне иҗат итү үзенчәлеген әйтте. «Баштан әсәр формалаша: башы, дәвамы, кульминациясе һәм чишелеше ничек була – шулар турында уйлап йөрим, шуннан соң гына әсәрне язарга утырам. Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында биш авторлык концертларымны биргән идем. Менә хәзер кайвакыт үз-үземә аптырап куям, ничек җитешелгән икән, дим. Кай арада әсәрләр язылган? Ул бер дулкын булып язылгандыр. Димәк, кайбер идеяләр җитлеккән, язып кына куярга кирәк булган», - дип сөйләде ул.

Эльмира Галимова Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына укырга кереп, кандидатлык диссертациясен яклавын, фән юлына аяк басуын әйтте.

«Әлеге институтта театр һәм музыка юнәлешләрен берләштереп алып барырга кирәк булды. Баштан фәнни хезмәткәр булып эшләсәм, аннан алты ел театр һәм музыка бүлеген җитәкләдем. Шул ук вакытта «La Primavera» оркестрында башкарма директор да булып эшләдем, ләкин институттагы эшчәнлегемне ташламадым», - диде ул эшчәнлеге турында.

Шулай ук, ул берничә һөнәр үзләштерергә хыялланган булган. «Мәкаләләр, хикәяләр язарга ярата идем, спектакльләрдә төрле рольләрдә уйнауны үз иттем, җырлар язуым – күңел халәтем чагылышы һәм музыка иҗат итмичә булдыра алмавымны аңладым... Ләкин музыка үзенә тартты. Максатчанлык сыйфаты миндә бик көчле, шунлыктан, музыка көллиятен тәмамлаганнан соң, композитор булам дигән уй белән, Казан дәүләт консерваториясендә укыдым», - диде Эльмира Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100