news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эльмира Галимова: Муниципаль берәмлекләр энциклопедияләре эшен 5-6 районнан башладык

Эльмира Галимова: Муниципаль берәмлекләр энциклопедияләре эшен 5-6 районнан башладык
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстанда муниципаль берәмлекләр энциклопедияләрен булдыру эше старт алган. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә сәнгать фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова сөйләде. Ул бу эшнең Татарстан Рәисе йөкләмәсе буенча башкарылуын искәртте.

«Муниципаль берәмлекләр энциклопедияләре эше буенча әлегә сынау режимында 5-6 район билгеләнде. Бөтен районнарга язма хатлар җибәргән идек. Методик семинарлар белән чыгыш ясарга үзләренә кем беренче булып чакырган, шулардан башлыйбыз», – диде.

«Без методик семинарлар белән районнарга барабыз, анда эшче төркемнәр оештырыла, материаллар туплана башлый. Китапханәчеләр, тарих укытучылары, төбәкне өйрәнүчеләр үз районында һәр куакны белә дигәндәй, алар архив материалларын актарып чыгара, аннары шул материалны безнең хезмәткәрләргә тапшырып, ул материал эшкәртелә, өйрәнелә. Безгә бит фактларны тәңгәлләштерергә, дөреслегенә инанырга да кирәк. Энциклопедия булдыру – бик саллы, зур көч сорый торган хезмәт», – дип әйтте Эльмира Галимова.

Эш Арча, Лаеш, Саба, Кукмара, Әтнә районнарын өйрәнүдән башланган. Шулай ук, Эльмира Галимова институтның беренче җитәкчесе Мансур Хәсәновның туган ягы Зәй районы буенча да энциклопедик очерклар әзерләнгәнен әйтте.

Эльмира Галимова энциклопедик очеркларның үзенчәлеген искәртеп: «Аларны язганда «су» юк – нәрсә, кайда, кайчан, ничек – барысы да төгәл бирелә. Энциклопедист эше тәүлек дәвамында бара дияргә мөмкин, чөнки материал яңарып, актуальләшеп тора», – диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot