news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмира Галимова: «Кол Шәриф» операсын язганда үземне Казан ханлыгы чорында дип хис иттем

Эльмира Галимова: «Кол Шәриф» операсын язганда үземне Казан ханлыгы чорында дип хис иттем
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Фәннәр Академиясенең М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында гыйльми сәркатибе, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмира Галимова «Кол Шәриф» операсын язу үзенчәлекләре турында сөйләде.

«Бер агым, бер ташкын булып язылмаса, башка вакытта язып булмас иде. Мин бу идея белән «чирләгәнмендер» дип уйлыйм. Тоемлау – Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бер сихри көчтер ул. Аны ишетә белү, тасвирлау бөтен кешегә дә бирелми. Әсәрне язып бетергәч, кат-кат тыңлап карадым. Чыннан да, ул вакытта мин үземне берникадәр вакыт Казан ханлыгы чорында яшәгән кебек тойдым», - диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Композитор «Кол Шәриф» операсын язганда, иң беренче максат итеп, операның милли булырга тиешлегенә басым ясаган.

«Казан ханлыгы вакытында нинди музыка яңгыраган? Без бит аны белмибез. Ә бу бары тик тоемлап иҗат итүгә генә кайтып кала. Казан ханлыгында ул вакытта нинди аһәң булган? Менә шуны сизәргә, тоемларга һәм тамашачыларга җиткерергә тырыштым. Дүрт акттан торган 2,5 сәгатьлек опера уңышлы булып чыкты, дип саныйм. Быел «Мирас» фестивалендә аның өч кисәге яңгырады. «Безнең тормыш», «Сөмбел ана белән Юлбарысбәк» дуэты, «Мин ант итәм» дип исемләнгән Кол Шәрифнең ариясе тәкъдим ителде. Шушы ария – әлеге операның асылын аңлата торган кисәк», - диде Эльмира Галимова.

Ул әлеге операда Коръәндә язылган сүрәләрдән алынган Аллаһы Тәгаләнең әйтелгән васыятьнамәсе һәм Кол Шәрифнең халыкка, җәмгыятькә әйтәсе сүзләре, татар халкының киләчәге турында борчылуын ишетергә мөмкинлеген әйтте. «Ариядә мин Кол Шәрифнең йөрәк тибешен бирдем. Өченче кисәк яңгыраганда Кол Шәрифнең йөрәк тибешен сиздек, дип килеп әйтүчеләр булды. Димәк, йөрәк тибешен, кан саркуын, аның яралы икәнен тасвирлый алганмын, дигән уйлар белән Зур концертлар залыннан кайтып киттем», - диде.

«Кол Шәрифнең татар халкының киләчәге, язмышы, үткәне, гореф-гадәтләре сакланырмы? Шушы һәм башка проблемалар операның нигезендә ята. Мин аны үзем аша үткәреп яздым. Нәкъ бүгенге болганчык сәясәттә, вазгыятьтә бу операның куелышы бик кирәктер, дип уйлыйм. Пропаганда, тарихыбызны барлау, бердәмләшү, әти-әни, гаилә тарихы, гаилә кыйммәтләре турында уйланулар – барысы да әлеге операда бар», - диде Эльмира Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100