news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмира Галимова “Әкияти палитра” театр фестиваленең иң яхшы композиторы дип табылды

Кариев театры “Әйт әле, күбәләк” музыкаль мистериясе белән “Әкияти палитра” фестивалендә катнашты.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, Чабаксарда узган “Әкияти палитра” II Регионара милли яшьләр һәм яшь тамашачылар театрлары фестивалендә  “Иң яхшы музыкаль бизәлеш” номинациясендә лауреат исемен алды. Театр куйган Туфан Миңнуллинның “Әйт әле, күбәләк” музыкаль мистериясенең композиторы - Эльмира Галимова.

“Мин Кариев театры белән уртак хезмәтебез нәтиҗәсенә - эшебезне фестивальдә яратып кабул итүләренә бик шатмын. Спекаткльнең режиссеры Ринат Әюповка һәм бөтен коллективка рәхмәтем чиксез”, - диде Эльмира “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Искәртеп үтәбез, театр, фестивальнең былтыргы җиңүчесе буларак, быел фестивальне ачу хокукына ия булган иде. Театрның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, тамашачы спектакльне яратып кабул иткән. Жюри әгъзасы, Россиянең атказанган артисты, Чуваш Республикасы халык артисты Василий Павлов та спектакль турында сокланып сөйләгән.

Спектакль, ятим калган Апушны (Габдулла Тукай) туганнары Казанга алып китәр алдыннан булган бер көне һәм төне турында. Шул вакытта бала үзе уйлап чыгарган персонажлар белән очраша – Шүрәле, су анасы, кәҗә белән сарык.

Мәгълүмат өчен. “Әкияти палитра” II Регионара милли яшьләр һәм яшь тамашачылар театрлары фестивале 20 - 23 ноябрь көннәрендә Чабаксарда – Чуваш дәүләт яшь тамашачы театрында үтте. Анда Якутия, Башкортстан, Марий Эл, Чувашия һәм Пермь өлкәсенең яшь тамашачы театрлары да катнашты.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100