news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмира Галимова: Иң зур хыялым – «Кол Шәриф» операсын зур сәхнәдә күрү

Эльмира Галимова: Иң зур хыялым – «Кол Шәриф» операсын зур сәхнәдә күрү
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Татарстан Фәннәр академиясенең Мансур Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының гыйльми сәркатибе, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмира Галимова «Кол Шәриф» операсын зур сәхнәдә күрергә теләвен әйтте.

«Иң зур хыялым – «Кол Шәриф» операсын зур сәхнәдә күрү. Бер яктан, ул – тарихи әсәр, икенче яктан, Аллаһы Тәгаләнең кодрәтен, барлыгын белдерә торган әсәр. Әлеге операны язарга илһам биргәне өчен Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтлемен, мең шөкер итәм. Операны куярга ярдәмен бирер дип, Аллаһы Тәгаләгә ышанып калам. Һичшиксез, булачагына да ышанам. Операны опера һәм балет театрында куяр өчен зур чыгымнар кирәк. Республика җитәкчелеге ярдәм итмәсә, аннан башка берничек тә булдырып чыгып булмас. Шуңа күрә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Рәис Администрациясе аппараты җитәкчелегенә зур өметләр баглыйм», - диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Композитор киләчәктә тагын бер күләмле әсәр язарга ниятли. «Шулай ук, ул бер бөек шәхес турында булыр. Хәзер либреттосын, эшләү алымнарын күзаллап йөрим. Фәнни эшчәнлегем дә тик тормый, алга таба кандидатлык эшемне дәвам итеп, аны докторлык диссертациясе дәрәҗәсенә үстереп, яклауны максат итеп куйдым. Көзен авторлык концертымны куясым килә, чөнки күләмле әсәрләрем шактый җыелды, аларны тамашачыма яңадан башкарасы килә», - диде Эльмира Галимова.

«Гомумән әйткәндә, мин үземне иҗаттан, фәннән, язудан, халкымны яратуымнан, милләтем өчен җанатып яшәвемнән башка күз алдына китерә алмыйм. Үз вакытында чит илгә китәргә дә тәкъдим итеп караганнары булды. Китмәдем, чөнки үз илемдә үземне кирәкле кеше итеп, үземнең ярдәмемне биреп яшисем килә. Керткән өлешем милләтебез өчен, аның үсешенә йогынты ясаса, мин бик бәхетле кеше булыр идем. Кечкенә вакыттан ук мин шул турыда хыялландым», - диде композитор.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100