Без һаман татар теленең гаиләдә генә сөйләшенеп кала торган тел булуы турында сөйләшәбез. Без очраша торган беренче авырлык – өйдән чыгуга, татар теленең кирәксез булуы.
Минем кече улымны мисалга китерәсем килә: ул башта шахмат белән шөгыльләнде һәм хәйран гына уңышлы адымнары булды. Ләкин шахмат мәктәбендә барысы да русча иде, без, тренер сайлаганда, татар телле дип сайламыйбыз, югарырак квалификацияле дип сайлыйбыз. Ә алар рус телле туры килде. Шахмат юлы кайбер вакыйгалардан соң өзелгәч, химия белән шөгыльләнә башлады.
Хәзер Мәскәүдә укый. Үз юнәлеше буенча кызыклы мәктәп эзләде, Яшел Үзән районында тапты, зур өметләр белән барса да, анда барысы да русча иде. Ул мәктәп өметләрен акламагач, лабораторияләрдә эшләү мөмкинлеге дә булмагач, Мәскәүгә китте. Татар теле өйдә кирәк булып кына сакланып кала алмый…
Өйдә кирәк булган тел белән генә без татарлыкны саклап кала алмыйбыз. Минем иң зур хыялым – татар исемле, татар фамилияле балаларыбыз зур шәхесләр булсыннар иде. Минем олы улым – юрист, МГУда укый. Кечкенәсе балачактан бик театрал булды. Алар күп укыдылар.
Алар Казанга кайткан арада, мин татар телевидениесен куша алмыйм – аларга ул кызык түгел, татар радиосын тыңлый алмыйбыз – кызык түгел. Татар театрлары кызык түгел – алар Мәскәү куелышларын күрәләр. Бәхтияр бердәнбер «Тормышмы бу?» спектаклен карады. Минем өчен аларга татар теленең кирәк булуы кирәк. Татар теле аларга өйдән чыккач та кызык булсын иде. Без алар белән өйдә татарча сөйләшәбез.
Очрашуда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.