news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эльмир Низамовның фортепиано әсәрләреннән торган яңа альбомы чыккан

Эльмир Низамовның фортепиано әсәрләреннән торган яңа альбомы чыккан
Салават Камалетдинов, архив

Композитор Эльмир Низамовның фортепиано әсәрләреннән торган яңа альбомы дөнья күргән. Альбомда композиторның берничә ел дәвамында иҗат иткән әсәрләре тупланган. Ул «Elmir Nizamov – Piano Works» дип атала. Бу хакта татарча альтернатив музыка ясаучы Yummy Music инди-лейбл хәбәр итә.

«Фортепиано минем өчен һәрвакыт илһам чыганагы булып торды», — ди Эльмир Низамов. Альбомда җырларның күбесе тыңлаучыга таныш булыр, араларында яңалары да бар», – дип сөйләде лейбл командасы.

Шулай ук Yummy Music лейблы тагын бер премьера тәкъдим итә. «Гүзәллек» дип аталган җырны Азат Гыймадиев белән Ilgiz – Илгиз Шәйхразиев башкара.

«Татар инди-сәхнәсенең ике романтигыннан җиңел җәйге җыр. Матурлыкны һәрнәрсәдә табып була — җыр шул турыда. Сүз һәм көй авторы — Азат Гыймадиев үзе. Җырны җәй буе Казанның парклары һәм скверлары плейлистында, шулай ук, «Сәләт» хәрәкәте аланнарында ишетеп булачак», – дип хәбәр итә лейбл командасы.

Альбом һәм җырларны музыкаль мәйданнарда тыңлап була.

news_right_1
news_right_2
news_bot