news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмир Низамовның яңа операсы Италиядә беренче тапкыр куелды

"Рудольф Нуриев тормышына багышланган әсәр киләчәктә Казанда да куелырга мөмкин", - ди композитор.

Эльмир Низамовның яңа операсы Италиядә беренче тапкыр куелды
Эльмир Низамов архивыннан

(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”, Айдар Әхмәдиев). Эльмир Низамовның “Көзге” монооперасы 27 апрельдә Италиянең Лукка шәһәрендә дөнья күрде. Биюче Рудольф Нуриев тормышына багышланган әсәр Пуччини исемендәге камера опералар фестивале кысаларында куелды. Бу хакта композитор “Татар-информ” хәбәрчесенә үзе сөйләде.

“Узган елның июлендә миңа композитор Джакомо Пуччини исемендәге Халыкара опера композициясе курсын үтәргә насыйп булды. Курс тәмамлагач, катнашучылар бер ел эчендә ярты сәгатьлек опера язырга тиеш иделәр. Мин бу эш белән шагыйрь Ренат Хариска мөрәҗәгать итәргә булдым. Шулай итеп безнең “Көзге” исемле операбыз барлыкка килде”, - диде Эльмир Низамов.

“Әсәрнең беренче исеме “Руди һәм көзге” дип атала иде, ләкин соңыннан без аны “Көзге” дип кенә калдырырга булдык. Операда Рудольф Нуриев үз-үзе белән көзге аша әңгәмә алып бара”, - диде композитор.

Операның премьерасы инглиз телендә узды. Рудольф Нуриев партиясен Италия теноры Марко Мустаро башкарды.

Эльмир Низамов операны Казанда күрсәтү планнары турында да әйтте. “Әмма кайчан – әлегә билгеле түгел”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100