Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Эльмир Низамовның әсәре беренче тапкыр Яңа Зеландиядә яңгыраган
Татар композиторы сүзләренчә, композицияне кыллы камера оркестры уйнаган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Яңа Зеландиянең Окленд шәһәренең Рэй Фридман сәнгать үзәгендә “Татар һәм рус музыкасы энҗеләре” дип аталган классик музыка концертында яшь композитор Эльмир Низамовның әсәре яңгыраган. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә үзе хәбәр итте.
“Әлеге концерт дөньяның төрле шәһәрләрендә яшәүче классик музыка сөючеләргә татар моңын ишеттерү максатыннан куела. Ул берничә ел дәвамында Татарстан композиторлар союзы тарафыннан оештырылып килә”, - диде ул.
“Яңа Зеландиядә “У стены Плача” дигән әсәрем яңгырады. Аны кыллы камера оркестры уйнады. Бу минем өчен зур шатлык булды. Яңа Зеландия – минем өчен яңа континент, яңа ил”, - диде композитор.
“ТР композиторлар союзы рәисе Рәшид Кәлимуллинның Австралия композиторлары белән элемтәләре яхшы. Узган ел ул шунда үткәрелде. Ә быел алар бергәләшеп уңышлы гына Яңа Зеландиядә уздырылды”, - диде Эльмир Низамов.
“Татар һәм рус музыкасы энҗеләре” концертында классик әсәрләрдән тыш, заманча композицияләр дә яңгыраган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз