news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмир Низамов Ваһапов фестивалендә композиторлар өчен номинация булдыру яклы

Композитор фикеренчә, бәйге сәләтле яшьләргә үз юлларын табарга мөмкинлек бирә.

Эльмир Низамов Ваһапов фестивалендә композиторлар өчен номинация булдыру яклы
архив/Султан Исхаков

(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Россия һәм Татарстан композиторлар берлеге әгъзасы Эльмир Низамов Рәшит Ваһапов фестивалендә яшь композиторларга яңа номинация булдыру яклы. Бу фикерен ул “Татар-информ” хәбәрчесенә фестивальнең юбилей гала-концертында сөйләде.

“Минем ике әсәрем классик композиторлар әсәрләре рәтенә керде, фестивальдә яңгырады. Бу – зур горурлык. Кем белгән, бәлки, яшь композиторлар өчен яңа татар җыры композициясе номинациясе дә файдалы булыр иде. Ихтимал, Рифат Фәттахов белән бу сорау турында сөйләшермен”, - диде ул.

Композитор зәвыклы татар музыкасын иң элек Ваһапов фестивалендә тыңлап була дип саный. “Чөнки монда җыелганнар тавыш, моң ягыннан көчлеләр. Ваһапов фестивале – яшь җырчылар өчен үзләренең талантларын күрсәтергә менә дигән мәйдан”, - диде ул.

“Сәләтле яшьләргә үз юлын табарга авыр, аларга сәхнә кирәк. Минемчә, бу фестиваль андый мөмкинлекне бирә”, - дип сөйләде Эльмир Низамов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100