Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эльмир Низамов татарларның ни өчен баян яратуын аңлатты
Композитор «Татар-информ» хәбәрчесенә интервью бирде.
(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Композитор Эльмир Низамов ни өчен татарларның баянны үз итүен аңлатты.
«Безнең милләт чуаррак бит инде. Безгә бер инструмент җитми. Шуңа баян, синтезатор кергән», — дип аңлатты Эльмир Низамов «Татар-информ»га биргән интервьюсында татар рухына туры килә торган музыка коралы турындагы сорауга җавап итеп.
«Минем өчен татар инструменты — оркестр. Безнең татар музыкасы бик бай, аны ачу өчен оркестр кирәк», — диде композитор.
Эльмир фикеренчә, татар кешесе кулындагы баян берүзе генә булса да, оркестр вазифасын башкара. Синтезатор да шулай. Шуңа күрә татар кешесе бу инструментларны бик яратып куллана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз