news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмир Низамов: Россия Президенты премиясе - ул зур җаваплылык

Татарстан композиторы 2020 елда Россия Президентының яшь мәдәният эшлеклеләре премиясе лауреаты булды.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Россия президенты премиясе – бу казанышларны тану гына түгел, ә алга таба үсәргә кирәк дигән чакыру. «Татар-информ» корреспонденты белән әңгәмәдә яшь композитор, Җиһанов исемендәге Казан консерваториясен тәмамлаган Эльмир Низамов шундый фикер белдерде.

«Минем өчен бу бик мөһим вакыйга, чөнки премияне РФ Президенты каршындагы Мәдәният советы бирә. Ул мәдәниятнең төрле өлкәләреннән иң танылган кешеләрдән тора. Бу - кино, музыка, театр, эстрада белгечләре. Әлеге кешеләр синең кандидатураңны хуплавын аңлагач, бу зур горурлык һәм җаваплылык. Бу алга таба омтылырга һәм тагын да күбрәк эшләргә кирәк дигән сүз», - диде Низамов.

Композитор Казан консерваториясе педагогларына бурычлы булуын әйтте. «Мин үземне сәләтле кеше дип саныйм. Шулай ук минем уңышым бик талантлы укытучыларга эләгүгә дә бәйле. Талант яхшы мәктәп белән очрашканда югары нәтиҗә бирә», - дип искәртте лауреат.

Татарстан композиторы Эльмир Низамов 2020 елда Россия Президентының яшь мәдәният эшлеклеләре премиясе лауреаты булды. Аның казанышлары арасында төрле жанрларда эшләү осталыгы, академик музыка алымнарын милли фольклор элементлары белән үзенчәлекле берләштерүе, үсеш динамикасын озын, киң колачлы музыкаль әсәрләрдә урнаштыруы билгеләп үтелде. Композитор камера-инструменталь, симфоник һәм хор әсәрләре, романслар, җырлар иҗат итә, театрга һәм кинога көйләр яза. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100