news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмир Низамов: «Мин җырымда калам» альбомы җырлары Эльмира Кәлимуллинага багышлап язылды

Эльмир Низамов: «Мин җырымда калам» альбомы җырлары Эльмира Кәлимуллинага багышлап язылды
Зилә Мөбәрәкшина

Татарстан Милли музееның җәйге сәхнәсендә композитор Эльмир Низамов һәм җырчы Эльмира Кәлимуллинаның «Мин җырымда калам» дигән яңа альбомы чыгу уңаеннан концерт куйды.

Эльмир Низамов икенче альбомдагы җырларның махсус Эльмира Кәлимуллинага багышлап язылганын әйтте. «Җыр авторлары Эльмираның образын күз алдында тотып иҗат итте. Без җырларның темаларын җентекләп уйладык», - диде ул журналистларга.

Концертта яңа җырларның премьералары һәм тамашачыларга билгеле булган хитлар яңгырады. Шулай ук тамашачылар «Алтын Казан» мюзиклы фрагментларын да ишетте. «Мин җырымда калам» альбомы – Эльмир Низамов һәм җырчы Эльмира Кәлимуллинаның икенче уртак альбом проекты.

«Эльмир белән безне музыка, консерватория, «Алтын Казан» мюзиклы берләштерде. Минем өчен Эльмир белән эшләү, иҗат белән тормышны тулыландыру - зур бәхет. Мин иң бәхетле музыкант», - диде «Голос» конкурсы финалисты, Татарстан Республикасының атказанган артисты. Эльмира Кәлимуллина.

«Композитор өчен зур шатлык - музыкаңны яраткан, аны җиренә җиткереп башкарган шәхес табу. Эльмира белән минем иҗади тандем бик уңышлы булды. Төрле шагыйрьләр белән эшләргә туры килә. Бу елларда билгеле бер шагыйрьләр белән иҗатташ дуслык барлыкка килде. Җыр үзе моңга агылырга тиеш. Ә ул шагыйрьләрнең тәҗрибәсе зур, алар мине белә, сизә», - диде Эльмир Низамов.

Музыкантлар әйтүенчә, иҗатта, тормышта бәхәскә килгән чаклар да булган. «Нәрсәдер ошап җитми икән, без аны шул вакытта ук әйтәбез, бер-беребездән киңәш сорыйбыз. Мин Эльмираны, ул мине тыңлый», - диде Эльмир Низамов.

«Альбомның үзенчәлеге - аның теге музыка уен кораллары белән яздырылуында. Бу бик зур хезмәт. Ул зур акча чыгымнары да сорый, - диде Эльмира Кәлимуллина.

Концерт барышында җырларның иҗат ителү тарихын да сөйләделәр. Мәсәлән, «Язлар» җырының көен Эльмир Низамов төшендә күргән. «Бик күп төшләр уянгач та, онытыла. Бу төшемдә ишетелгән көй истә калды. Шагыйрә Гөлүсә Батталга шалтыратып, көйләп күрсәттем һәм ул берничә сәгатьтән сүзләрен язды», - диде композитор.

  • Эльмир Низамов – яшь мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре өчен Россия Президенты премиясе лауреаты; Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Эльмир Низамов опералар һәм театр спектакльләренә музыка, зур симфоник партитуралар һәм «авангард» камера опуслары, кино музыкасы һәм эстрада җырлары яза. Аның спектакльләргә музыкасы берничә тапкыр «Алтын битлек» Милли театр премиясенә тәкъдим ителә.
  • «Мин җырымда калам» альбомына Резеда Гобәева, Гөлүсә Батталова, Лилия Гыйбадуллина, шулай ук «Зөләйха күзләрен ача» сериалы аша киң танылган «Өмет йолдызы» җырының авторы Татарстан Республикасының халык шагыйре Ренат Харис шигырьләренә 10 җыр кергән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100