news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмир Низамов милли музыканы үстерүдә “Болгар радиосы”ның өлеше зур дип саный

Яшь композитор “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясе тантанасын милләтне саклауга бер адым, дип белдерде.

Эльмир Низамов милли музыканы үстерүдә “Болгар радиосы”ның өлеше зур дип саный
Салават Камалетдинов

(Казан, 1 декабрь, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Милли музыканы үстерүдә “Болгар радиосы”ның өлеше зур. Милли музыкаль премия тантанасы милләтне саклауга бер адым булып тора. Бу хакта бүген "Болгар радиосы"нда узган матбугат конференциясендә яшь композитор Эльмир Низамов әйтте.

"Милли музыка дөньясы бик зур дөнья, аның төрле юнәлешләре бар. Җыр сәнгатен үстерүдә “Болгар радиосы” зур өлеш кертә. Шул рәвешле милләтне, татар телен саклап калырга була. “Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясе тантанасы шуңа бер адым булып тора", - диде ул.

Радионың баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов та “Болгар радиосы” миллилекне саклый дип саный. “Болгар радиосы” уналты ел дәвамында татар телендә сөйли, шуңа күрә милли сүзе урынлы. Тантанада һәрбер җыр татар телендә башкарылачак. Бүгенге заманда татар, милләт, милли сүзен югарылыкка күтәрергә кирәк”, - диде ул

  • 8 декабрьдә Казанның “Пирамида” концертлар залында “Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100