news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмир Низамов: Композиторларга иҗатка этәргеч бирүче стимулны сизмим

"Язган вакытта белергә тиешсең: бу әйбер югалмый, башкарыла, хезмәт өчен түләнә", - ди композитор.

Эльмир Низамов: Композиторларга иҗатка этәргеч бирүче стимулны сизмим
Михаил Захаров

(Казан, 15 май, Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Мин композиторларга иҗат итәргә этәргеч бирүче стимулны, максатны сизмим", - дип белдерде бүген композитор Эльмир Низамов Г.Кариев театрында узган түгәрәк өстәл утырышында. Биредә яңа җырлар иҗат итү буенча җыр лабораториясе турында сүз барды.

"Кешегә иҗат өчен стимул кирәк. Шагыйрь белән "менә бу юлы туры килми, кыскартырга кирәк" дип сөйләшеп эшләвең, аннары җырчы белән сәгатьләп студиядә вакыт уздыру нәрсәгә кирәклеген аңлау кирәк. Әлбәттә, бар шундый очраклар: берәр шагыйрьнең сүзләре көчле илһам уята, һәм син утырасың да язасың. Аннары җырны кемгә тәкъдим итеп булуын уйлыйсың, ләкин бу аерым очраклар", - ди Эльмир.

Ул соңгы елларда җырлары спектакльләр өчен язылганын искәртте. "Көтәм сине", "Мин сине Ходайдан сорадым"... Спектакльләр булмаса, бу җырлар язылмас иде. Миләүшәнең (Хәйруллина - Т.И. искәрмәсе) "Югалма" җыры уңышлы булды. "Калеб", башка берәр чара булмаса, язылмый ул. Этәргеч кирәк кешегә. Язган вакытта белергә тиешсең: бу әйбер югалмый, башкарыла, хезмәт өчен түләнә", - диде композитор.

"Бер җырны болай гына язып була, икене, хәтта 24 не дә, 25 нче җырны син инде язмыйсың. Чөнки бушлай язылган 20 җырга айлап киткән көчне уйласаң...ә алар бөтенесе ята, аннары "ВКонтакте"дан тыңлагыз әле, анда бу җыр бар" дисең, ә күпме көч сарыф ителгәнен беркем белми. Минем тагын җырлар язуымның файдасы нәрсә соң дип уйлап торам. Мин шул максатны, этәргечне сизмим", - ди ул.

Эльмир Низамов бу темага композитор Резеда Әхиярова белән дә сөйләшкәнен әйтте. "Мин беркөнне Резеда Әхияровадан "нишләп соңгы елларда җырлар язмыйсыз" дип сорадым. "Ә нәрсә өчен язарга тиеш мин, элек язасың, җыр радиода яңгырап, аның яшәячәген, җыр өчен түләнәчәген белә идең. Бүген язсаң, кеше ишетсен өчен артыннан йөрергә кирәк" ди. Бүген җыр яңгырасын өчен син түләргә тиеш бит", - ди Эльмир.

"Аллаһка шөкер, театр бар, ул әле композиторларга иҗат белән яшәргә мөмкинлек бирә. Ә саф җыр сәнгате юк. Әлбәттә, 9 майга, Сабан туена, берәр башка бәйрәмгә Татарстан турында җырлар булырга мөмкин, ләкин аның белән генә җыр сәнгатен үстереп булмый бит, лирик темалар, башка авыррак темалар да кирәк",- дип саный композитор.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100