news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмир Низамов "KazanOperaLab" проектын Музыкаль театрга таба зур адым дип бәяли

"KazanOperaLab" проектының беренче ике эше кичә Тинчурин театрында тәкъдим ителде.

Эльмир Низамов "KazanOperaLab" проектын Музыкаль театрга таба зур адым дип бәяли
Салават Камалетдинов

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). "KazanOperaLab" проекты кысаларында күрсәтелгән камерный операларны композитор Эльмир Низамов Музыкаль театрга таба зур адым дип бәяләде. Бу хакта ул Тинчурин театры сәхнәсендә күрсәтелгән эксперименталь спектальләрне карагач “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Без бит инде ул театрны сорап кычкыра-кычкыра, елый-елый арыдык. Безнең ул театр өчен бөтен нәрсәбез бар. Бу – шушы театрга бер адым. Күрәсезме, тамашачы да кызыксына бит. Битарафлык юк”, - диде Эльмир Низамов.

“Әлбәттә, Музыкаль театр дип бу проектка гына таянып әйтмибез. Музыкаль театр ул зур төшенчә. Мин анда үземне дә кертәм. Безнең бу театр өчен бөтен мөмкинлекләребез бар”, - дип өстәде композитор.

Эльмир Низамов тәкъдим ителгән әсәрләрен яхшы сыйфатлы дип бәйләде. “Әйе, “беренче коймак төерле була”, диләр. Әмма беренчесен ясамасаң, икенчеләре ничек ясалсын? Тик мин бу эшләрне “төерле” дип бәяләмим. Иң мөһиме – без эшләргә әзер”, - диде ул.

"KazanOperaLab" проектының беренче ике эше кичә Тинчурин театрында тәкъдим ителде. Болар – “1 + 6” һәм “Бледно-голубая точка” камера опералары. Беренчесенең либретто авторы – Павел Поляков, композиторы - Ләйсән Абдуллина. Икенчесенең либретто авторы – Сөмбел Гаффарова, композиторы – Илдар Камалов.

Опералар «Sforzando» яшьләр оркестры катнашында башкарылды. Дирижер – Евгений Сакмаров. Оркестрның һәм әлеге проектның сәнгать җитәкчесе – Данияр Соколов. Операларда Казан дәүләт консерваториясе һәм Казан музыка көллияте студентлары катнашты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100