Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эльмир Низамов: «Кара пулат» операсында трагедия булса да, анда оптимизм да бар
Спектакль Тинчурин театры сәхнәсендә 18-22 май көннәрендә күрсәтелә.
«Карап пулат» операсының административ һәм иҗат коллективы тамашачыны яңартылыган спектакльгә чакыра.
«Кара пулат» операсы трагик булса да, аның нигезендә оптимистик фикер ята. Чөнки соңгы хор «Ташлар яна, корыч яна, бары тик кеше исеме генә янмый», дигән фикер белән тәмамлана», - диде операның композиторы Эльмир Низамов әлеге операның яңа премьерасына багышланган матбугат конференциясендә.
«Кеше дөрес яшәсә, тормышын батырларча уздырса, аның исеме мәңге калачак Бу дөньяда бернәрсә дә мәңгелек түгел, хәтер генә мәңгелек. Әсәрдә шул турында онытмасак иде дигән фикер ята», - диде ул.
Тинчурин театры «Кара пулат» операсын яңа солистлар белән чыгара. Наргизә һәм Турыбатыр рольләренә Илүсә Хуҗина белән Илгиз Мөхетдинов чакырылган.
Илүсә Хуҗина үзенең бик көчле хатын-кыз образын уйнаячагын әйтә. «Мин тамашачыга шушы көчле хатын-кызның хисләрен җиткерергә телим», - диде ул. Җырчы Наргизә ариясен бик күптәннән яратып башкаруын искәртте.
«Турыбатыр Болгар халкының беренче батыры булгандыр. Мин репетицияләр барганда да һәр катнашучының Турыбатырга мәхәббәте тууын сиздем», диде Илгиз Мөхетдинов.
Спектакльнең беренче куелышында бу партияләрне Опера театры солисты Гөлнора Гатина белән Рүзәл Гатин башкарган. Хәзер вакытта Рүзәл Гатин Казанда түгел.
- Спектакль Тинчурин театры сәхнәсендә 18-22 май көннәрендә күрсәтелә. Яңартылган спектакль Идел буе Болгарында ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы программасына кертелгән. Аны тантанага республикага килгән кунаклар да карар дип планлаштырыла.
-
Либретто авторы — Ренат Харис; композиторы — Эльмир Низамов; продюсер — Фәнис Мөсәгыйтов, режиссер — Георгий Ковтун, рәссам — Владимир Самохин, костюмнар буенча рәссам — Әсәл Исмәгыйлева, балетмейстер — Фәнис Исмәгыйлев, дирижер — Ильяс Камал, хормейстер — Динә Венедиктова, концертмейстер — Айгөл Зәйнуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз