Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эльмир Низамов һәм Илгиз Мөхетдинов концертында: Безне иҗатка мәхәббәт берләштерә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә танылган композитор Эльмир Низамов һәм җырчы, Татарстанның атказанган артисты Илгиз Мөхетдиновның «Язмыш юллары» дип исемләнгән концерты узды. Кичәдә аларның бергә яздырган җырлары һәм Эльмир Низамовның шәхси композицияләре яңгырады. Махсус кунак буларак Татарстанның атказанган артисты Татьяна Ефремова чакырылган иде.
Тамашачыларны җырчы Илгиз Мөхетдинов сәламләде. Ул концертны өйдә, җылы атмосферада кич утыру белән чагыштырды.
«Бүгенге кичә аеруча якын, аеруча җылы, чөнки бу – концерт түгел, бу – безнең дуслар җыелган бәйрәм. Артта да, үзебезнең өйлә утырган кебек, чыршы куелган. Зинһар, мөмкин булган кадәр җылынып алыгыз, үзегезне өегездә кебек хис итегез. Бездән сезгә матур, җылы җырлар», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Композитор Эльмир Низамов башкарылачак җырларның тарихы белән таныштырып барды. Ул «Сөяркә» спектакле өчен яздырылган җырларга аерым игътибар бирде.
«Быел «Сөяркә» спектакленең премьерасы булды. Әлеге спектакльдән соң икенче көнне без үзебезне зур йолдызлар итеп хис иттек, чөнки бер көндә шундый күп кайтавазлар килде. Тамашачылар, без көтәбез, спектакльдәге җырларны аерым чыгарыгыз, безгә кирәк, дип язды. Без Илгиз белән төннәр буе әлеге җырларны яздырдык. Чөнки спектакльдәге җырлар – ул бер әйбер, ә җырны студиядә яздырганда ул бөтенләй башкача яңгырый. Шуңа күрә тагын да күбрәк тырышырга туры килде. Тыңлаганыгыз, белгәнегез өчен рәхмәт», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Без Илгиз белән ике тиле. Төннәр буе музыка яздыра алабыз. Безне иҗатка мәхәббәт берләштерә. Шундый иҗади дуслык булганда гына, матур иҗат туа ала», – диде Эльмир Низамов.
Илгиз Мөхетдинов җырлар спектакльдән тыш танылу – шатлыклы вакыйга, дип искәртте.
«Без аны махсус яздырдык, безнең өчен ул гадәти эш. Спектакльләр өчен җырлар иҗат итәбез дә, алар үз тормышы белән яши. Бу спектакль башкача килеп чыкты. Премьерадан соң уяндык – тамашачылар нинди генә матур сүзләр язмаганнар иде. Бик күп теләкләр, сораулар килде. Илгиз Зәйниевка шундый мөмкинлек өчен зур рәхмәт. Искиткеч матур җырларыбызны танытканы өчен. Шәхесләр бер-берсенә таянып, булышып яшәсә, телебез дә, мәдәният тә, музыка да сакланып калачак. Барысы да үзебездән тора», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Илгиз Мөхетдинов чарада яңгыраган җырларның авторларына рәхмәт белдерде.
«Җырларыбызның авторларына зур рәхмәт. Безнең белән сәхнәдә басып тормагач, алар ничектер читтә кала. Бу дөрес түгел. Резеда Гобәева, Рүзәл Мөхәммәтшин, Гөлүсә Батталова, Лилия Гобәйдуллина, зур рәхмәт сезгә барыгызга да. Җыр ул – беренче чиратта сүз. Сүз – мәгънә. Сүз белән үтереп тә, яшәртеп тә була», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз