Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эльмир Низамов һәм Эльмира Кәлимуллина «Мин җырымда калам» уртак альбомын тәкъдим итә
26 июльдә 19:30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музееның җәйге сәхнәсендә композитор Эльмир Низамов һәм җырчы Эльмира Кәлимуллина «Мин җырымда калам» дип аталган уртак альбомнарын беренче тапкыр халык алдында тәкъдим итәчәк. Бу хакта республиканың Мәдәният министрлыгы сайтында хәбәр ителә.
Концертта яңа җырлар премьерасы да, шулай ук танылган хитлар да булачак. Тамашачылар «Алтын Казан» мюзиклыннан өзекләр тыңлаячак. Бушка музыкаль сюрпризлар да булыр дип көтелә.
Әлеге альбом – җырчы һәм композиторның икенче уртак проекты. Беренчесе 2022 елның февралендә чыккан иде.
«Мин җырымда калам» альбомы Милли музейда узачак беренче ачык релиз. Альбомга Резеда Гобәева, Гөлүсә Батталова, Лилия Гыйбадуллина, шулай ук «Зөләйха күзләрен ача» сериалы аша танылган «Өмет йолдызы» җыры авторы, Татарстан Республикасының халык шагыйре Ренат Харис шигырьләренә 10 җыр кергән.
Искәртеп үтик, нәкъ менә Ренат Харис белән авторлыкта Эльмир Низамовның «Алтын Казан» мюзиклы һәм «Кара Пулат» операсы кебек масштаблы әсәрләре дә иҗат ителгән, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз